Бөгелмәдә хәрби исәпкә алу буенча иң яхшы оешманы сайладылар
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетында запастагы, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны хәрби исәпкә алуны һәм броньлауны иң яхшы оештыру буенча смотр-конкурска йомгак ясалды.
2020 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр узган смотр-конкурста шәһәрнең җиде җирле үзидарә органы һәм 49 оешма вәкилләре катнашты.
Эш нәтиҗәләре буенча Березовка авыл җирлеге башкарма комитетына (җитәкчесе – Фидаил Сәлмәнов, хәрби исәпкә алу хезмәткәре – Оксана Кожеватова) – беренче, Спас авыл җирлеге башкарма комитетына (Алексей Мухалев, Екатерина Фәрхетдинова) – икенче, Иске Исаково авыл җирлеге башкарма комитетына (Эльвира Кәримова, Лина Панарина) өченче урын бирелде.
Функциональ бурычларны намуслы үтәгән һәм РФ Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычларны хәл итүдә ярдәм иткән өчен Мактау грамотасы һәм кыйммәтле приз белән Восточный авыл җирлеге башкарма комитетының беренчел хәрби исәпкә алуны алып бару буенча элеккеге хезмәткәре Людмила Гарипованы бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа