Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә – “Хокукый ярдәм” акциясе

Барысы да кызыксындыра

“Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне” акциясе кысаларында Бөгелмә эчке эшләр бүлеге наркоконтроль бүлекчәсе оперуполномоченные Алия Ситдыйкова белән балигъ булмаганнар эшләре инспекторы Елена Москвичева, ФСИН вәкилләре, адвокат, нотариус, мәгариф идарәсе юристы белән берлектә, 3нче урта мәктәптә хокукый-профилактик чара уздырдылар.

Әңгәмә  вакытында алар балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр, җинаять корбанына әйләнмәс өчен үз-үзеңне ничек тоту турында киңәшләр бирделәр, Бу көнне шулай ук шәхси иминлек һәм куркынычсызлык, әйберләрне саклау тәртибе турында да сүз алып барылды.

Полиция хезмәткәрләре яшьләр арасында сәламәт тормыш рәвеше алып бару мәсьәләсенә аерым игътибар бирделәр. Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү бүлеге хезмәткәре, мәсәлән, алкогольнең, наркотик һәм психотроп матдәләрнең, тәмәкенең зарары турында да тәфсилле әңгәмә уздырды.

Комендант сәгате кертү, 16 яшьтән никахлашу шартлары, ведомстводагы уку йортларына укырга керү темаларына да кайнар бәхәсле сөйләшүләр узды.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса