Бөгелмәдә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Сатулар якындагы шимбә көнне, 2 октябрьдә, иртәнге сигездән башлана.
Бөгелмәдә, Үзәк мәйданда, Я.Гашек урамы ягыннан, бәйрәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланган.
Бөгелмәлеләр авыл хуҗалыгы, ит, сөт продукциясе, яшелчә, бөртекле ашлык, умартачылык продуктлары, яңа балык, үсемлекләр үсентеләре сатып ала алачаклар. Сатулар якындагы шимбә көнне, 2 октябрьдә, иртәнге сигездән башлана.
Бәяләр артмасын өчен, Башкарма комитетның икътисад бүлеге һәм авыл хуҗалыгы идарәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән бәяләрнең туры килүен тикшереп торачак. Мәсәлән, бәрәңгенең килограммы 20-25 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа