Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар узды

“Түгәрәк өстәл”ләр берничә уку йортында һәм мәктәпкәчә оешмаларда үткәрелде.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында, Бөгелмә шәһәре прокуроры урынбасары Нияз Кирам улы Мисбахов 2нче лицейның 9-11нче сыйныф укучылары белән видеоконференция форматында «Хакимият вәкиле нинди булырга тиеш» дигән түгәрәк өстәлдә катнашты. Утырышта прокурор урынбасары тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр эшчәнлегендә ришвәтчелеккә каршы законнарның төп таләпләре, гамәлдәге законнарда каралган ришвәтчелеккә каршы тору турындагы законнарны бозган өчен җаваплылык төрләре яңгыратылды. Түгәрәк өстәл эшенең ахырында белем бирү учреждениесе укучыларын кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

7нче гимназиянең ВКС студиясендә сигезенче сыйныф укучылары белән «Гадел булу модалы һәм дәрәҗәле»дигән воркшоп узды. Чараның максатыгимназистларның коррупциягә каршы үз-үзләрен тотышын формалаштыру. Воркшопның кунаклары: «Бугульминская газета»ның баш мөхәррире, Бөгелмә муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү әгъзасы Наталья Леонидовна Панина һәм таможня рәсмиләштерүе буенча белгеч Марат Илгиз улы Шакиров. Балалар ришвәтчелеккә каршы тематика буенча плакатлар әзерләделәр, үз проектлары турында сөйләделәр һәм ришвәтчелек ситуацияләре күрсәтелгән видеороликлар турында фикер алыштылар.

Мондый очрашулар шулай ук 1нче, 13нче урта мәктәпләрдә, Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта, кадетлар мәктәбендә һәм мәктәп-интернатта, 8нче «Василек» һәм 9нчы «Колобок» балалар бакчаларында да узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса