Бөгелмәдә кечкенә кыз балалар өчен “Яшь мөслимә” (“Юная мусульманка”) дигән клуб эшли башлады
Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә 6 - 12 яшьлек кыз балалар белән узган беренче дәресне зур эш тәҗрибәсе булган дипломлы белгечләр алып барды. Коръән сүрәләрен уку, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү, аш-су әзерләү (кулинария) дәресләре балалар күңеленә аеруча хуш килде. Төп дисциплиналардан соң кызлар мәчет ашханәсендә беренче тапкыр яшелчәләрдән салат әзерләделәр, туңдырылган...
Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә 6 - 12 яшьлек кыз балалар белән узган беренче дәресне зур эш тәҗрибәсе булган дипломлы белгечләр алып барды. Коръән сүрәләрен уку, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү, аш-су әзерләү (кулинария) дәресләре балалар күңеленә аеруча хуш килде.
Төп дисциплиналардан соң кызлар мәчет ашханәсендә беренче тапкыр яшелчәләрдән салат әзерләделәр, туңдырылган җиләкләрдән компот кайнаттылар. Аннары шушы ризыкларны бергәләп зур канәгатьлек белән татып карадылар.
Зарема ХӨСНЕТДИНОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа