Бөгелмәдә кар явуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 5 декабрьдә, болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда бераз кар, көндез юеш кар явуы көтелә.
Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Бөгелмәдә болытлы көн. Кичке буйда кар явачак. Температура көндез -5, төнлә -4 градус булачак.
Ял көннәрендә, ягъни 5-6 декабрьдә Бөгелмәдә болытлы көн саклана, кар явачак. Температура көндез 0, -5, төнлә -3 градуска кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа