Бөгелмәдә кар-буран уйный
Татарстанның Гидрометеоүзәге 13 декабрьдә Татарстанда һәм Бөгелмәдә һава торышы шартлары кискенләшүе турында кисәтә. Урыны белән көньяк-көнбатыш, көньяктан искән җил көчәячәк. Җил тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Шулай ук буран да уйнаячак, урыны белән күз күреме 1 чакрымнан артмаячак. 14 декабрьдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан һава көтелә. Төнлә һәм иртән...
Татарстанның Гидрометеоүзәге 13 декабрьдә Татарстанда һәм Бөгелмәдә һава торышы шартлары кискенләшүе турында кисәтә. Урыны белән көньяк-көнбатыш, көньяктан искән җил көчәячәк.
Җил тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Шулай ук буран да уйнаячак, урыны белән күз күреме 1 чакрымнан артмаячак.
14 декабрьдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан һава көтелә. Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда, көндез урыны белән кар явачак. Төнлә һава торышы -1 градус, көндез -6 булачак. Юлларда бозлавык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа