Бөгелмәдә кабат 21 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 15 гыйнварда, кар, юеш кар явачак.
Республиканың кайбер районнарында бозлавык, төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә.Татарстанда төнге сәгатьләрдә һәм көндез дә 3-8 градус салкын булачак. Аязган вакытта һава температурасы 12 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин.
Бөгелмәдә төнлә - 9-7, көндез - 8-6 градус салкын булыр дип фаразланыла.
16 гыйнварга каршы төндә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, урыны белән кар. Һава температурасы - 11-16, аязган вакытта 21 градуска кадәр салкынайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа