Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә ишегалды уеннары уйнадылар

"Татарстан командасы" җәмәгатьчелек оешмасы инициативасын хуплап, "Ялкын" социаль приюты педагоглары һәм шул оешмада тәрбияләнүчеләр шәһәребезнең "Кирзавод" микрорайонында "Ишегалды уеннары" оештырдылар. - Алар спорт бәйрәменә балаларны, аларның әти-әниләрен чакырып, белдерүләр элеп чыктылар, - ди социаль педагог З. Ильясова. - Ә приютта тәрбияләнүче кече яшьтәге балалар да, мәктәп укучылары да чарага ныклап...

"Татарстан командасы" җәмәгатьчелек оешмасы инициативасын хуплап, "Ялкын" социаль приюты педагоглары һәм шул оешмада тәрбияләнүчеләр шәһәребезнең "Кирзавод" микрорайонында "Ишегалды уеннары" оештырдылар.

- Алар спорт бәйрәменә балаларны, аларның әти-әниләрен чакырып, белдерүләр элеп чыктылар, - ди социаль педагог З. Ильясова. - Ә приютта тәрбияләнүче кече яшьтәге балалар да, мәктәп укучылары да чарага ныклап әзерләнделәр: "Татарстан командасы" дигән эмблемалар әзерләделәр, кирәкле спорт җиһазларын әзерләп куйдылар, хәтта катнашучылар өчен призлар турында да онытмадылар.

Уенда катнашырга теләүчеләр саны минут саен арта барды. Башта сүз уйнатудан башланган ярышлар, әкренләп хәрәкәтчән, актив төрләргә күчеп, барысын да үзенә җәлеп итте. Җитезлек, өлгерлек, игътибар, төгәллек, күз үлчәме белән аеру, сөйләм күнекмәләрен шомарту - шундый сыйфатларны үстерүгә корылган уеннарның барысы да балаларны гына түгел, ә тамаша кылып торган ата-аналарны да үз эченә "бөтереп алды". Кара төнгәчә шау-гөр килеп торган ишегалды уеннары спорт, дуслык һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бәйрәменә әверелде.

Әлбәттә, дуслык җиңде! Приют балалары микрорайонда яшәүчеләр белән дуслашып беттеләр, киләчәктә тагын очрашулар үткәрү турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса