Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә ишегалды территорияләрен һәм юлларны төзекләндерү проектларын тормышка ашыру дәвам итә

Бөгелмә мэриясендә шәһәр тормышының төп мәсьәләләре буенча атналык киңәшмә узды. Аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров алып барды.

Бөгелмәдә социаль әһәмиятле объектларны төзү һәм реконструкцияләү буенча дәүләт проектларын, федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру дәвам итә. 900 мең квадрат метр мәйданлы 40 ишегалды территориясе быел «Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында төзекләндерелә.

40 ишегалды территориясеннән юл эшләре 33ендә тәмамланган, 7 ишегалдында эшләр дәвам итә. Октябрь ахырына кадәр асфальтлау эшләре тәмамланачак. Кече формалар, аерым алганда, балалар өчен уен мәйданчыклары китерелә башлады. Бу атнада аларны Бауман урамындагы 16нчы, Тухачевскийдагы 4нче, Насыйровтагы 1нче, Гафиятуллиндагы 11нче, Толстойдагы 1нче йортларның ишегалларында көйлиләр. 28 ишегалдында электр кабельләрен, ут баганаларын монтажлау тәмамланган.

"Ноябрькече формаларны монтажлау өчен иң яхшы вакыт түгел. Әмма биредә мин идарәче компанияләрне, ТКХ департаментын халыкка дөрес мәгълүмат җиткерергә чакырам. Быел Татарстан Республикасында 2, 5 меңнән артык ишегалды төзекләндерелә. Һәр йортта кече формалар урнаштырылырга тиеш. Бу эштә тоткарлыклар күзәтелә. Башкарылган эшләрнең сыйфатына зур игътибар бирүегезне сорыйм. Бу иң мөһиме!" диде Линар Закиров.

2010 елдан башлап, Бөгелмә муниципаль районында 1339,3 миллион квадрат метр мәйданлы юл капламы ремонтланган. 2020 елда асфальт өслекле 9 урам участогы, шәһәр һәм районның 15 урамы, шул исәптән шәһәр тибындагы Карабаш бистәсендә – вак таш-комлы катнашма белән, шулай ук 13 тротуар ремонтланган. Алар арасында: Казан урамы (тикшерү изоляторына кадәр); Гафиятуллин урамыннан башлап, Гашек урамына кадәр тротуар; Дзержинский урамында тротуар (күпер); Калинин урамы тротуары (күпер); Совет урамыннан Гоголь урамына кадәр тротуар; Совет урамы тротуары; Совет урамы, 66нчы йорт; Карабаш бистәсенең Кубань урамы, Кызыл Армия урамында тротуар; Герцен урамы, 107; Гашек урамы (юл чите); Нефтьчеләр урамы, 61-73 (юл чите); Космонавтлар урамы (юл кырыен ремонтлау), тукталыш павильоннары; Горький урамнары бар.

Киңәшмә барышында урамнарны кышкы чорда карап тоту турында да сүз барды. 22 октябрьдән температураның 0 градустан түбән булуы фаразлана. Шуны исәпкә алып, хезмәт күрсәтүче оешмаларга кышкы чор шартларында юлларны карап тотуга керешергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса