Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» - 2021 төбәк чемпионаты узачак

Бөгелмәлеләр металл эше һәм инженерлык дизайны компетенцияләрендә катнаша.

Татарстан Республикасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс»V төбәк чемпионаты узачак. Бөгелмәдә ул 22-25 сентябрьдә планлаштырылган.

Ярышлар Бөгелмә төзелеш-техник колледжында, Ленин ур., 127 йортта узачак. Бөгелмәлеләр металл эше һәм инженерлык дизайны компетенцияләрендә катнаша.

Ярышларда катнашучыларның яше - 14 яшьтән 65 яшькә кадәр. Алар өч категориядә чыгыш ясый: "мәктәп укучылары", "студентлар", "белгечләр".

«Абилимпикс» хәрәкәте Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2017 елдан башлап актив үсә. Аның төп максаты булып социаль адаптация, һөнәри белем алуга мотивацияне арттыру һәм инвалидлыклары яки сәламәтлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү тора. Татарстанда хәрәкәтнең региональ операторы - «һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге " АКБО.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса