Бөгелмәдә ике предприятие хезмәт хакы буенча миллион сумнан артык бурычын түләгән
Компанияләр барлыгы 72 хезмәткәр белән исәп-хисап ясаган.
Бөгелмәнең берьюлы ике предприятиесе үз хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы буенча бурычларын түләде. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Атап әйткәндә, “Мелиорация“ Бөгелмә күчмә механикалаштырылган колоннасы” ААҖ 39 хезмәткәргә 292 мең сум күчергән. Ә "Промстрой" ҖЧҖ 33 хезмәткәргә 764,7 мең сум түләгән.
“Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә, хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны тәэмин итү эшен дәвам итә”, – дип ассызыкладылар ведомствода.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа