Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә ике мәктәп укучылары “Хулиганлык – шуклыкмы яки җинаятьме?” дигән темага дискуссия алып бардылар

Әлеге чараның максаты – шуклыкларга һәм хокук бозуларга карата җаваплылык тәрбияләү.

1нче һәм 16нчы мәктәпләрнең 7нче һәм 8нче сыйныф укучылары “Хулиганлык – шуклыкмы әллә җинаятьме?” дигән дискуссиядә катнаштылар. Әлеге чараның максаты шуклыкларга һәм хокук бозуларга карата җаваплылык тәрбияләү иде.

Укучыларның игътибарына презентация тәкъдим ителде, анда “шуклык”, “шаянлык”, “хокук бозу”, “хулиганлык” төшенчәләре ачыкланды. Психолог Галина Мөхетдинова катнашучыларга аларга аңлатма бирә белергә, максатсыз һәм үз-үзеңне җавапсыз тоту күренешләренә каршы торырга һәм андый хәлләргә тартылудан үзеңне сакларга киңәш итте. Шулай ук социаль роликтагы ситуацияне карарга, аңа бәя һәм сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде.

“Күзләр белән диалог” дигән күнегү үткәрелде, анда төркемнәр парлап бүленәләр, уенчылар бер-берсенең күзләренә карап, кешенең халәтен аңларга тырышалар. Һәр пар башкалардан аерым эшли. Үзеңә пар итеп аз таныш һәм аны барысыннан да азрак тоемлый торган кешене алырга тәкъдим ителә.

Чара ахырында балалар, очраклы балалык шуклыклары җитди хокук бозуларга китермәсен өчен, үзеңнең гамәлләрең турында ешрак уйланырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Ахырда катнашучылар В. Ланов башкаруында “Барысы да үз кулларыңда” дигән мәсәл тыңладылар. Соңыннан балаларга белешмәлекләр һәм татлы призлар өләштеләр.

Галина Мөхетдинова,“Ышаныч әхлакый-психологик үзәге психологы

Светлана Клецова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса