Бөгелмәдә игезәкләр – Кәрим белән Сәлим туды
Алар – безнең шәһәрдә туган унберенче пар игезәкләр.
Игезәкләр туу – сирәк очрый торган уникаль вакыйга, чөнки алар еш тумый, һәм бу гомумән искиткеч күренеш.
19 ноябрь көнне Бөгелмә шәһәре ЗАГС бүлегендә 2020 ел башыннан унберенче игезәк бала теркәлде. Ягубовлар – Азад һәм Лилия гаиләсендә биш минут аерма белән ике малай дөньяга килде. Берсе – Кәрим, димәк, киң күңелле, шәфкатьле һәм Сәлим – исеме сәламәт, бирешү белмәс дигән мәгънәне аңлата. Ир белән хатынның Исмәгыйль һәм Ибраһим исемле ике улы бар иде инде.
Беренче документларны – туу турында таныклыкларны һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын тапшырганда, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бәхетле гаиләне бу истәлекле вакыйга белән котладылар, сәламәтлек, иминлек теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа