Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә иң ышанычлы банк

Газета укучыларыбызга акчаларын ничек ышанычлы рәвештә саклау һәм арттыру мөмкинлеге турында “Россельхозбанк” акционерлык җәмгыятенең операцион бүлек җитәкчесе Юлия Георгиевна Коломина җиткерде.

Россельхозбанкның банк кертемнәре бүгенге көндә банк базарында иң конкурентлыкка сәләтле банкларның берсе булып тора: алар, беренчедән, халыкны җәлеп итәрлек табышлы һәм клиентларның төрле төрдәге ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән булса, шул ук вакытта банкның киң региональ челтәре ярдәмендә күпләр өчен юл ачык. Бүгенге көндә банк республиканың 20дән артык шәһәр һәм районнарында хезмәт күрсәтә.
Акча кертүчене бигрәк тә нинди шартлары кызыксындыра?
Хәзерге вакытта вкладчылар акчаны озак вакытка, нигездә рубль өлешләренә урнаштыралар, монысы бер елдан артык срокка. Бүгенге көндә иң кирәкле продуктлар булып «Доходный», «Комфортный», «Пополняемый» продуктлары санала. Әлеге депозитлар ярдәмендә клиентлар үз акчалары белән төрлечә, үз мәнфәгатьләрендә эш итә ала. Мәсәлән, туплау, срок ахырында яисә һәр ай азагында процентларны алу кебек эшләр.

Пенсиялар буенча – Россельхозбанкка

Пенсионерлар өчен Россельхозбанк бүгенге көндә нәрсә тәкъдим итә? Өлкән яшьтәге клиентлар өчен банкта вклад ачу гына түгел, ә кредит та алу мөмкинлеге тудырылганмы?
Әлбәттә! Пенсияларын Россельхозбанк счетына күчергән очракта займ буенча ставкалар да алар өчен түбән булачак. Тагын шуны да билгеләп үтәсе килә, пенсия яшендәге кешеләрнең кичектергесез ихтыяҗлары өчен алынган кредитны максатчан куллануын раслау таләп ителми. Бүгенге көндә 12 айга 300 мең сумнан күбрәк алынган кредитка ставка 10%ка кадәр киметелде. Әгәр клиент кредитны озаграк срокка алырга теләсә, мәсәлән 12 айдан 5 елга кадәр аралыкка булса, бу очракта 500 мең сумлык кредит суммасының процент ставкасы еллык 12% булачак. Ә инде “Пенсионный плюс” вкладларына килгән вакытта, бүгенге акча базарында бу халыкны иң җәлеп итә торган продуктларның берсе дип санала. Чөнки иң кечкенә беренчел суммадан югары табыш кына түгел, ә акчаларны отышлы тулыландыру һәм сарыф итү мөмкинлеге дә күздә тотыла.

Махсус тәкъдимнәр

Зур суммада акча алучы клиентлар өчен нинди тәкъдимнәр бар? Әйтик, күчемсез милек яки фатир сатып, тик әлегә кертемнәр ысулын сайламаган кешеләр өчен? Чөнки акчаларны ышанычлы гына түгел, файдалы да итеп салырга кирәк.
Россельхозбанк физик затлар өчен сумнарда һәм чит валютасында «Золотой премиум», «Максимальные накопления премиум» и «Платиновый премиум» премиаль кертемнәре буенча отышлы шартлар тәкъдим итә. Хәзерге вакытта «Золотой премиум» вклады Банкның иң җәлеп итүчән продуктларыннан берсе булып тора . Әлеге продукт клиентларга югары керемлелек һәм процентлар түләү ысулын сайлау мөмкинлеге бирә: ай саен яисә түләү срогы ахырында. «Максимальные накопления премиум» вклады исә яңа сумма диапазонына күчкәндә процент ставкасын арттыру һәм тулыландыру параметрларын күздә тота. Әлеге вклад буенча процентлар ай саен түләнә. «Платиновый премиум» вкладында исә какшамас размерга кадәр акчаны тулыландыру һәм сарыф итү мөмкинлеге тудырылган булуы, ай саен процентлар килүе дә төп өстенлек булып тора.
Без банк клиентларына хезмәт күрсәтүнең тулы исемлеген тәкъдим итәргә һәм югары сыйфатлы хезмәт күрсәтергә әзер. Россельхозбанк офисларында сезне күрергә шат булачакбыз.
Программаларның тулы исемлеге “Россельхозбанк” акционерлык җәмгыятенең рәсми сайтында күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса