Бөгелмәдә хәрәкәт көчәя, куркыныч арта
12 апрель көнне иртән Ленин урамындагы 33нче йорткаршында "KIA RIO" машинасы җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында юлны аркылы чыгып баручы 14 яшьлек укучы кыз баланы таптата. Кыз тән җәрәхәтләре ала. 17 апрельдә, шулай ук иртән сәгать 8нче яртыда шул ук Ленин урамында 132нче йорт каршында велосипедта, якында гына махсус аркылы чыгу...
12 апрель көнне иртән Ленин урамындагы 33нче йорткаршында "KIA RIO" машинасы җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында юлны аркылы чыгып баручы 14 яшьлек укучы кыз баланы таптата. Кыз тән җәрәхәтләре ала.
17 апрельдә, шулай ук иртән сәгать 8нче яртыда шул ук Ленин урамында 132нче йорт каршында велосипедта, якында гына махсус аркылы чыгу урыны булса да, тиешсез урында юлны аркылы чыгып баручы 2009 елгы малайны машина бәрдерә. Бала хастаханәгә озатыла, анда медицина ярдәме күрсәтелгәч, өенә кайтарып җибәрелә.
Бөгелмә районы территориясендә соңгы вакытта 16 яшькә кадәр булган балалар катнашында юл-транспорт вакыйгаларының артуы күзәтелә. Узган елга караганда, быел андый очраклар бишкә арткан. Ел башыннан алып, 6 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Шуларның 1се - пассажир, 5е - җәяүле. Өч очрак юлларны аркылы чыгу урыннарында теркәлгән.
Көннәр җылытып, юллар кардан ачылуга, урамнарда транспорт хәрәкәте дә, җәяүлеләр һәм велосипедлылар хәрәкәте дә активлаша, ә димәк транспорт белән идарә итүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә икеләтә уяу булу сорала.
Хөрмәтле әти-әниләр, өлкәннәр! Урамнарда, транспортта, җәмәгать транспортында йөргәндә дә гомумкешелек культурасы тәрбияләүдә сез балалар өчен өлге һәм аларның беренче ярдәмчеләре булып торасыз. Шуңа күрә дә аларга "хәрәкәт итү культурасы" дигән фәнне үзләштерергә системалы рәвештә, сабырлык , шул ук вакытта таләпчәнлек күрсәтеп ярдәм итегез. Бары тик сезнең тырышлык, уңай үрнәк кенә балада дөрес күнекмә булдырырга ярдәм итәчәк.
Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге пропаганда инспекторы,
полиция өлкән лейтенанты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа