Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә Гомумроссия тавыш бирүләрен әзерләү һәм уздыру буенча башкарган эшләре өчен бүләкләр тапшырылды

Тантаналы чара шәһәр Мэриясендә узды.

Бөгелмә мэриясендә узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүен әзерләү һәм үткәрү буенча уңышлы эше өчен бүләкләре тапшырылды.

Лаеклы бүләкләрне Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районының участок сайлау комиссияләре әгъзалары алды. Алар арасында: 9 нчы урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы Эльвира Закирова, Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Әлфия Әхмәтова, Бөгелмә районара почтамтының җитештерү процессларын оештыру төркеме өлкән инструкторы Зоя Нечитайло, «ТНГ-Универсал» ҖЧҖ инженер-энергетигы Андрей Ермолаев, 11 нче урта мәктәпнең география һәм информатика укытучысы Алексей Дятлов, «Экосистема» ҖЧҖ инженер-җитештерү компаниясе баш механигы Равил Асылов, Карабаш авылы китапханәсе китапханәчесе Әнисә Самученкова бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса