Бөгелмәдә гиләсен дүртенче бала туу белән котладылар
Малайга Матвей дигән матур исем бирделәр.
Күп балалы гаилә – ул бәхет кенә түгел. Барыннан да элек бу олы хезмәт һәм, әлбәттә, бу бик зур җаваплылык. Шул ук вакытта, балалар – тормыш чәчәкләре, алар яшәү барышына үзләренең матур төзәтмәләрен кертәләр һәм елмаюларын бүләк итәләр, аннан башка калган нәрсәләрнең мәгънәсе булмас иде. Өйдә балалар көлүе күбрәк булган саен, тормышыбызның яме дә шулкадәр ныграк арта.
Бөгелмә ЗАГС бүлегендә 5 ноябрь көнне Карюк Андрей Иванович һәм Елена Анатольевна гаиләсендә дүртенче бала тууы теркәлде. Бу пар улларына Матвей дип, матур исем кушалар. Исем яһүдиләрдән “Аллаһ бүләге” дигән мәгънәне аңлата. Кечкенә Матвейның ике абыйсы – Максим белән Данил һәм апасы Дарья бар инде.
ЗАГС бүлеге белгечләре сабыйга һәм аның әти-әниләренә нык сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләделәр, беренче документ – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Котлау хаты тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа