Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә “Георгий тасмасы” халыкара акциясе старт алды

Акция 9 майга кадәр дәвам итәчәк.

Акция башлану хөрмәтенә мәдәният хезмәткәрләре техника йорты янында музыкаль флешмоб оештырдылар. Чарага Җиңү волонтерлары, медиклар, “Форпост” шәһәр үзәге хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм студентлар кушылды.

- Георгий тасмасы - безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарга рәхмәт әйтү мөмкинлеге ул, - диде “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Наталья Кулагина. - Бөек Ватан сугышы турында тарихи хәтерне саклау өчен берничә буын берләште.

Акция 9 майга кадәр дәвам итәчәк. Волонтерлар шәһәрнең төп урамнарында бөгелмәлеләргә тасмалар таратачаклар.

Җиңү көнендә, 8.00 дән 10.00 сәгатькә кадәр, символларны техника йорты янындагы мәйданда һәм 352нче Оршан Кызыл Байрак дивизиясе обелискы янында өләшәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса