Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдәге фатирда янгын чыккан

5 май көнне 8 сәгать 44 минутта Бөгелмә шәһәре, 13 нче Тыкырык урамы буенча урнашкан йортта янгын чыга. Фатирдан төтен чыгуы турында хәбәр 64 нче янгын сүндерү бүлегенә килеп ирешә. Янгын объекты: биш катлы йортның 2 нче катында урнашкан бер бүлмәле фатир. Катта 3 фатир урнашкан. Газ, элекртр кертелгән, янгын...

5 май көнне 8 сәгать 44 минутта Бөгелмә шәһәре, 13 нче Тыкырык урамы буенча урнашкан йортта янгын чыга.

Фатирдан төтен чыгуы турында хәбәр 64 нче янгын сүндерү бүлегенә килеп ирешә.

Янгын объекты: биш катлы йортның 2 нче катында урнашкан бер бүлмәле фатир. Катта 3 фатир урнашкан. Газ, элекртр кертелгән, янгын сүндерү аппараты белән җиһазландырылмаган. Торак 1936 елгы кешенеке. Милек иминиятләштерелмәгән.

8 сәгать 46 минутта 64 нче янгын сүндерү бүлегенең дежур каравылы килгәндә 2 нче һәм өстәге катларда төтен күзәтелә. Янгын сүндерүчеләрне фатир хуҗасы каршы ала һәм фатирда беркем дә булмаваы турында хәбәр итә.

Фатирда аш бүлмәсендәге җиһаз януы күзәтелә.

Янгын 8 сәгать 51 минутта сүндерелә.

Ут нәтиҗәсендә 3 кв.м. мәйданда аш бүлмәсе җиһазы зыян күргән.

"Янгынның беренчел сәбәбе - аш әзерләгәндә саксызлык" - дип хәбәр итә эчке хезмәт майоры Юрий Хребет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса