Бөгелмәдә, “Экология” милли проекты кысаларында, Бөтенроссия “Урманны саклыйк” дигән урман утырту акциясе узды
Соколка тавының төзекләндерелгән территориясе янында 150дән артык ылыслы һәм яфраклы токым үсентесе утыртылды.
Соколка тавы - күпчелек бөгелмәлеләрнең яраткан ял итү урыны. Тирә-як мохитне төзекләндерү программасы кысаларында, биредә махсус күзәтү “ноктасы”, балалар һәм яшьләр өчен уен, ял мәйданчыклары булдырылды. Бу урында бары агачлар гына җитми иде. Җитешсезлекне төзәттеләр. Бөтенроссия “Урманны саклыйк” акциясе кысаларында, бөгелмәлеләр монда ылыс, миләш, юкә агачлары үсентеләре утырттылар. Утырту материалларын “Бөгелмә урманчылыгы” дәүләт казна оешмасы үстереп биргән.
- Яз айларында без, нигездә, ылыслы, ә көзен яфраклы агач үсентеләре утыртабыз. Технологиядән тайпылырга тырышмыйбыз: үсентеләрнең тамырын туфрак белән каплагач, һава калмасын өчен, тирә-ягын тыгызлап таптыйбыз, аннары гына су сибәбез. Үсентеләр безнең питомникта үскән, алар Бөгелмәнең һава шартларына инде яраклашканнар. Үтәли җилгә дә, кояш нурларына да ныклар. Иң мөһиме - үсентеләрне сындырмасыннар. Кеше хезмәтенә зыян салмасыннар иде, - дип, теләген җиткерде “Бөгелмә урманчылыгы” дәүләт казна оешмасының урманнарны торгызу инженеры Нурфия Ибраһимова.
Агач үсентеләре 2021 елның язына тамыр җәеп, әкренләп яшеллеккә күмелергә тиеш. Әлбәттә, аларның барысы да тернәкләнеп китмәячәк. “Үлгәннәре” урынына яңаларын утыртачаклар. Пандемия аркасында, Бөгелмәдә күмәк агач утырту акцияләре үткәрелмәде. Шәһәрне яшелләндерү буенча бар эшне “Бөгелмә урманчылыгы” дәүләт казна оешмасы һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет оешмасы хезмәткәрләре башкарды. Бу юлы алар, “Урманны саклыйк” акциясе кысаларында, Петровка урман хуҗалыгында каен агачлары утырттылар.
- Россия урманчылары алдына бик җитди бурыч куйдылар: 2024 елга кадәр утырткан агачлар күрсәткечләре киселгәннәреннән артып китәргә тиеш. Татарстан һәрвакыт алда бара. Безнең республика урманчылары кисүгә караганда, агачларны инде ике тапкырга күбрәк утырткан, - дип сөйләде “Бөгелмә урманчылыгы” дәүләт казна оешмасының урманчы-җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова.
“Урманны саклыйк” акциясенә теләге булган һәр бөгелмәле кушыла алды. Андыйлар арасында күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә бар. Үз ишегалларын яшелләндерү максатыннан, “Бөгелмә урманчылыгы” аларга бушлай агач үсентеләре бирде. Агач үсентеләрен сатып та алырга мөмкин. Бигрәк тә савыр (туя), артыш (можжевельник), тау нараты кебек декоратив агачларга сорау зур икән.
Илүсә ИСКӘНДӘР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа