Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак белән Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская Бөгелмәдә гражданнарны кабул иттеләр

24 октябрь көнне Бөгелмәдә Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары юстиция генерал-майоры Владимир Изаак белән Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская булып, гражданнарны кабул иттеләр. Гозер һәм үтенечләр белән 12 кеше килгән иде. Эчке эшләр министры урынбасарына мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары шикаятьләр һәм гаризалар буенча алып барылган тикшерүләр, җинаять...

24 октябрь көнне Бөгелмәдә Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары юстиция генерал-майоры Владимир Изаак белән Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская булып, гражданнарны кабул иттеләр.

Гозер һәм үтенечләр белән 12 кеше килгән иде. Эчке эшләр министры урынбасарына мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары шикаятьләр һәм гаризалар буенча алып барылган тикшерүләр, җинаять эшләренә һәм үзләренең хокукларына кагылышлы иде.

Берничә кеше үз гозерләре белән Сәрия Сабурскаяга да мөрәҗәгать итте. Шәһәрдәшләребез эштән чыгару сәбәпләренең нигезлеме икәнлеген ачыклауны, торак проблемасын хәл итүдә булышуны, Россия Федерациясе гражданлыгын рәсмиләштерүдә ярдәм итүне сорадылар. Моннан тыш, социаль органнарның берсендә эшләүче җитәкченең гамәлләреннән зарлану, бер идарәче компаниянең канәгатьләнерлек эшләмәвенә бәйле 4 дәгъва керде.

Сорауларның бер өлешенә әңгәмә барышында ук ачыклык кертелде. Ә калганнарын хәл итүне Владимир Изаак белән Сәрия Сабурская үз контроленә алырга вәгъдә бирде. Мөрәҗәгатьләрнең барысына карата да законда күрсәтелгән вакыт эчендә тиешле чара күреләчәк һәм ияләренә җаваплар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса