Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә диспансерлаштыру һәм һөнәри тикшерү яңартылды

Медицина оешмаларында профилактик чаралар яңартылды

Әлмәт территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды филиалында аңлатуларынча, беркетелгән халык булган учреждениеләрдә түбәндәге хезмәтне оештыралар һәм үткәрәләр:

– 60 яшьтән өлкәнрәк затлардан тыш, өлкән кешеләрнең билгеле бер төркемнәренә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру;

– 60 яшьтән өлкәнрәк затлардан тыш, өлкән яшьтәге халык өчен сәламәтлек үзәкләрендә гражданнарны комплекс-лы тикшерү;

– яңа коронавирус йогышын кичергән гражданнарны, соңгы алты ай эчендә COVID-19га каршы вакцинацияләнмәгән яисә әлеге авыруны кичермәгән 60 яшьтән өлкәнрәк затлардан тыш, тирән диспансерлаштыру;

– авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләр, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре автотранспорты белән яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү һәм яңа коронавирус йогышын кичергән гражданнарга, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләнмәгән яисә әлеге чирне соңгы алты ай дәвамында кичермәгән затлардан тыш, тирән диспансерлаштыру уздыру урыннарына илтү;

– стационар учреждениеләрдә ятим балалар һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар, шулай ук ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, шул исәптән опекага (попечительлеккә), уллыкка (кызлыкка), тәрбиягә яисә патронат гаиләгә алынган балаларны диспансерлаштыру;

– балигъ булмаган затларга профилактик медицина тикшерүләре.

Барлык чаралар да санитар-эпидемиягә каршы режим таләпләрен үтәү белән уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса