Бөгелмәдә «Дед Мороз-ЕДИНОРОСС» хәйрия акциясе узды
Акциядә депутатлар, предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы хәйриячеләре катнашты.
Кичә, 29 декабрьдә, Техника йортында «Дед Мороз-ЕДИНОРОСС» хәйрия акциясе узды.
Бәйрәм чарасында балаларны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» иҗтимагый оешмасы вәкилләре, әкият геройлары, яшь гвардиячеләр каршы алды.
Сәламләү сүзе белән Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Борисовна Белова чыгыш ясады. Ул балаларга нык сәламәтлек, укуларында зур уңышлар һәм хыялларының чынга ашуын теләде.
Акциядә депутатлар, предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы хәйриячеләре катнашты, алар балаларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырды. «ТНГ-Групп» генераль директоры Ян Шәрипов ярдәме белән һәр бала татлы бүләк алды.
Балалар скейтборд, чаңгы комплекты, өстәл хоккее, пульт белән идарә ителә торган машина, тюбинг, мәктәп рюкзагы, йомшак уенчык, курчак йорты, металл конструктор, бәйрәм күлмәге, мольберт-такта һ.б. алырга теләделәр.
Чара ахырында катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа