Бөгелмәдә Covid-19га каршы иммунизация дәвам итә
Агымдагы атнада Бөгелмәгә халыкны коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү өчен 500 доза кайтарылачак.
Татарстан Республикасында 2021 елның гыйнварында коронавирус инфекциясенең 2762 яңа очрагы теркәлгән, бу 2020 елның декабренә караганда 6% ка кимрәк.
Авыру тотрыклы дәрәҗәдә саклана һәм февральнең беренче атнасында көн саен уртача 85 очрак теркәлгән. Гыйнвар аенда авыруның һәр өченче очрагы җиңел һәм симптомсыз формада узды, һәр дүртенчесе – хастаханәдән тыш пневмония формасында, авыр очраклар өлеше 3,3% тәшкил итте.
Агымдагы атнада Бөгелмәгә халыкны коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү өчен 500 доза кайтарылачак. 220 бөгелмәле прививка ясаткан инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа