Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә “COVID-19”дан 1 495 кеше прививка ясаткан

Медицина учреждениеләре хезмәткәрләре, мәгариф һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр аеруча актив һәм оешкан төстә прививка ясаталар.

Бүгенге көндә 1 495 бөгелмәле коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан. Алар барысы да «Гам-КОВИД-Вак» препараты белән вакцинация узган. Ул дөньяда һәм Россия Федерациясендә теркәлгән беренче коронавирус вакцинасы булып тора. Тикшеренүләрнең соңгы мәгълүматлары буенча, аның нәтиҗәлелеге 91,6% тәшкил итә. Шул ук вакытта 60 яшьтән өлкәнрәкләр төркеме арасындагы күрсәткеч 91,8%.

Медицина учреждениеләре хезмәткәрләре, мәгариф һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр аеруча актив һәм оешкан төстә прививка ясаталар.

Беренче чиратта вакцина алырга тиешле гражданнар категорияләре исемлеге киңәйтелде. Аларсәламәтлек саклау ветераннары, хроник авырулары булган кешеләр, авыл халкы.

Бөгелмәлеләр прививкага биш ысул белән языла алалар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;

3. Бердәм 122 номеры;

4. КФҮкә мөрәҗәгать итү турында;

5. (85594) 39-0-38 телефоны буенча Бөгелмә Район үзәк хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасының шәһәр поликлиникасында яки 506нчы кабинетта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса