Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә Covid-19 инфекциясен тагын 2 кеше йоктырган

Пандемия вакытында коронавирус инфекциясе республиканың 18 636 кешесендә ачыклана.

Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

Ике очракның республикадан читтә йоктырылган булуы, иллесе — авырулар белән элемтә аша булуы билгеле. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«23 кеше хастаханәгә салынган, 29 кеше өйдә дәвалана», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә.

Авыру йоктыручыларның күбесе (15 очрак) 50дән 60 яшькә кадәрге кешеләр арасында теркәлгән. Тагын 14 очрак 60тан 70 яшькә кадәргеләр арасында булган. Антирейтингның өченче баскычында 30дан 50 яшькә кадәрге һәм 70тән 80 яшькә кадәрге төркемнәр урнаша, аларда сигезәр очрак билгеле.

Коронавирус йоктыручылардан 18 кеше Казанда, 15 кеше Чаллыда, 6 кеше Яшел Үзән районында яши. Зарарлануның яңа очраклары республиканың 12 муниципалитетында теркәлгән.

Пандемия вакытында коронавирус инфекциясе республиканың 18 636 кешесендә ачыклана. Шуларның 15 332се терелгән.

Коронавирустан 101 428 кеше вакцинация узган, прививка ясатучылар саны тәүлек эчендә 2 123 кешегә арткан. Татарстанда 41 477 кеше икенче прививканы алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса