Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә чокырларны ямау һәм асфальт өслеген торгызу эшләренә керешәчәкләр

Мэриядә узган киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков кайсы урамнарда эшләр планлаштырылуы турында сөйләде.

2022 елга гамәлдәге юл-урам челтәрләрен ремонтлау прог-раммасы буенча 50 миллион сумлык эшләр планлаштырылган. Бөгелмәдә Якупов, Гашек һәм Нефтьчеләр урамнары, шулай ук Карабаш бистәсендәге Чапаев һәм Юл урамнары – барлыгы 24 мең квадрат метр юл өслеге тәртипкә китереләчәк.

– Районда вак таш-ком катнашмасыннан юл-урам челтә-ре программасы буенча сигез юл ремонтланачак, – дип бил-геләп үтте Михаил Конков. – Бөгелмәдә бу Подгорный, Грибоедов, Ненастин һәм Мәктәп тыкрыгы, Карабашта – Кызыл-армия, Полевая, Петровка авылында – Петровский урамнары участоклары.

Юл фонды программасы күпчелек дәрәҗәдә Бөгелмә шә-һәрендә урнашкан тротуар-
ларны ремонтлауга юнәл-дерелгән. Ул барлыгы 23 миллион сумлык ун объектка кагылачак.

– Бөгелмәдә чокырлар ремонтына килгәндә, подрядчы билгеләнгән, сумма өч миллион сум тәшкил итә. Оешма ремонтка чыгарга әзер инде. Һава шартлары мөмкинлек бирүгә, эшләр башланачак, – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе.

Өстәмә рәвештә “Юл эшләре финанс программалары дирекциясе” дәүләт бюджет учреждениесе субсидияләре хисабына программа эшләячәк. Быел аның беренче этабы башлана. Проект оешмасына экспертиза үткәргәннән соң, ремонтның кайда узачагы хәл ителәчәк.

Тиздән шулай ук юл тамгасын төшерү дә башланачак. 9 майга кадәр яңа тамгалар Гафиятуллин, Җәлил, Ленин, Октябрь, Калинин, ә май ахырына кадәр шәһәрнең барлык урамнарында барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса