Бөгелмәдә чаңгы сезонын яптылар
Быелгы кышны кыш дисәң дә була, ичмасам! Әле һаман да китәргә җыенмый, дилбегәсен яз сылуына тапшырырга ашыкмый. Шуңа да кышын чаңгы, чана шуып кинәнгән халык, инде яз аена керсәк тә, ял көннәрендә чаңгы юлларыннан кайтып керми. Бөгелмә шәһәренең чаңгы базасында 19 март көнне кышкы сезон ябылуга багышланган ярышлар үтте. Анда...
Быелгы кышны кыш дисәң дә була, ичмасам! Әле һаман да китәргә җыенмый, дилбегәсен яз сылуына тапшырырга ашыкмый. Шуңа да кышын чаңгы, чана шуып кинәнгән халык, инде яз аена керсәк тә, ял көннәрендә чаңгы юлларыннан кайтып керми. Бөгелмә шәһәренең чаңгы базасында 19 март көнне кышкы сезон ябылуга багышланган ярышлар үтте. Анда предприятие-оешмалар, авыл җирлекләре, мәктәпләр һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа