Бөгелмәдә буран дулый
Аномаль һава торышы республика территориясендә көньяк-көнбатыш циклонлы өермә көчәю белән бәйле Бүгенге Татарстанда көчле җил, буран һәм юеш кар күзәтелде. Аномаль һава торышы республика территориясендә көньяк-көнбатыш циклонлы өермә көчәю белән бәйле. Кич белән һәм төнлә көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 21-26 метрга кадәр җитәчәк. "Циклонлы өермәнең республика хәрәкәте барышында циклон тирәнәйгән...
Аномаль һава торышы республика территориясендә көньяк-көнбатыш циклонлы өермә көчәю белән бәйле
Бүгенге Татарстанда көчле җил, буран һәм юеш кар күзәтелде. Аномаль һава торышы республика территориясендә көньяк-көнбатыш циклонлы өермә көчәю белән бәйле. Кич белән һәм төнлә көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 21-26 метрга кадәр җитәчәк.
"Циклонлы өермәнең республика хәрәкәте барышында циклон тирәнәйгән һәм активлашкан. Андый актив хрәкәт, кагыйдә буларак, көчле җил, катнаш явым-төшемнәр, шулай ук тимерчыбыкларга һәм агач ботакларында юеш кар туплану, кыска вакытлы бураннар, күз күреме начарлану белән үрелеп бара", - диелгән ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең ашыгыч хәбәрендә.
Иртәгә көндез дә көчле җил саклана, көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Вакыты белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендән явым-төшемнәр күзәтелергә мөмкин. Төнлә республикада 4 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын, көндез 4-9 градус кадәр җылытачак.
22 һәм 23 апрельдә тотрыксыз һәм салкын һава торышы саклана, вакыты белән катнаш явым-төшемнәр көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлывык барлыкка килергә мөмкин. Көндез термометр баганалары 3-10 градус җылыны күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа