Бөгелмәдә буран чыгарга мөмкин
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 26 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда кар көтелә, буран чыгу ихтималы бар. Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Көндез исә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8, көндез 1-6 градус салкын булачак.
Бөгелмәдә төнге сәгатьләрдә - 5-6, көндез исә 2-4 градус салкын булыр, дип фаразланыла.
27 ноябрьгә каршы төндә кар, юеш кар ява. Җилнең көчәю ихтималы да бар. Һава температурасы 0-5 градус салкын булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа