Бөгелмәдә бу ял көннәрендә мобиль флюорография җайланмасы эшләячәк
Тикшерү бушлай. Үзең белән паспорт булу мөһим.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең территориаль бүлеге хәбәр итүенчә, 30-31 март көннәрендә 9.00 – 15.00 сәгатьләрдә Совет урамы ягыннан Бөгелмә базарына кергәндә барлык теләүчеләр өчен туберкулезга флюорографик тикшерү үткәреләчәк. Тикшерү бушлай. Үзең белән паспорт булу мөһим.
Фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа