Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган ункөнлек уза

Якындагы ял көннәрендә бөгелмәлеләр үзәк базар территориясендә урнаштырылачак күчмә флюорография тикшерүен түләүсез уза алачаклар.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча, 1993 елда туберкулезны глобаль проблема дип игълан иткән.

- Бөтен ил буенча коронавирус йогышы белән катлаулы ситуациягә карамастан, Бөгелмә муниципаль районында соңгы елларда туберкулез белән хәл тотрыклы, - дип билгеләп үтә Бөгелмә туберкулезга каршы диспансерының баш табибы Рәмзия Закирова. - Әйтик, 2020 елда авырулар саны 15% ка кимеде һәм 100 мең кешегә яңа ачылган 42 авыру тәшкил итте. Бөгелмә туберкулезга каршы диспансеры бу инфекцияне иртә ачыклау өчен зур эш һәм профилактик чаралар үткәрә.

Карантинлы чаралар кертелү сәбәпле, 2020 елда балалар һәм яшүсмерләрне туберкулезга тикшерү үткәрүдә кыенлыклар булды. Шуңа да карамастан, Бөгелмә районы 96,6% ка туберкулин диагностикасын үтәгән.

Туберкулезга каршы көрәш декадасы барышында медиклар берничә масштаблы профилактик чаралар – флюроосмотрлар, лекцияләр, риск төркемнәре белән эшләү үткәрергә планлаштыралар.

Шулай итеп, 27 һәм 28 мартта 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр бөгелмәлеләр үзәк базар территориясендә урнаштырылачак күчмә флюорография тикшерүен түләүсез уза алачаклар. Үзең белән паспорт булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса