Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә болытлы һава торышы

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә - 20 гыйнварда, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада кар явуы көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән буран чыгачак. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, төнлә һәм иртән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп көчәя. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана. Һава температурасы төнлә - 6-11, көндез - 2-7 градус салкын булачак.
Бөгелмәдә исә төнге сәгатьләрдә - 6-8, көндез - 2-4 градус салкын.

21 гыйнварга каршы төндә күпчелек районнарда бераз кар ява, урыны белән буран чыга. Һава температурасы - 6-11, аязган вакытта 14 градуска кадәр түбән төшә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса