Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә битлек режимын катгый контрольдә тоту эшли башлады.

Аны үтәмәгән өчен 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф яный.

Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре битлек режимының үтәлешен тикшерә башлады. Полицейскийлар сәүдә объектларына, балалар бакчаларына, даруханәләргә, саклану чараларыннан башка керүче кешеләрне туктата. Тәртип сакчылары шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүче хакимият органнарына һәм оешмаларга керүче, җәмәгать транспортында һәм таксида йөрүче гражданнарны тикшерәләр. Моннан тыш, перчаткаларны файдаланырга кирәк.

Битлек режимын бозган өчен җавап тотарга туры киләчәк. Шәхси саклану чараларыннан башка  булган бөгелмәлеләргә 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф яный.

Полицейскийлар гражданнарның исенә төшерә: үзләрен һәм гаиләләрен саклау өчен битлекләрне куллану мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса