Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә битлек режимы кимендә көзгә кадәр дәвам итәчәк

Битлекләр коронавирус буенча чикләүләрне бетерүнең барлык этапларында да кулланылачак.

Бөгелмәдә, Татарстанның бөтен территориясендәге кебек үк, битлек режимы, ким дигәндә, көзгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта “Роспотребнадзор”ның ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, “битлек-пирчәткә режимы” чикләүләрне бетерүнең барлык этапларында да гамәлдә булачак.
Күп кенә кешеләр, игълан ителгән йомшартудан соң бер ай узуга ук, шәһәр урамнарында, шулай ук җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларыннан башка тыныч кына йөрергә мөмкин булыр, дип исәпләгән иде. Әмма Патяшина моны эшләргә иртә дип ышандыра, чикләүләр, ким дигәндә, көзгә кадәр дәвам итәчәк. Әмма, үз чиратында,  беркадәр вакыттан соң бары тик битлек кенә кирәк булыр, пирчәткәләр кирәк булмаска да мөмкин.
Кичә Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкына битлек-пирчәткәләр режимын агымдагы ел ахырына кадәр сакларга туры киләчәк, дип хәбәр итте. Элегрәк “Роспотребнадзор” җитәкчесе Анна Попова битлек режимын бер-ике айга озайту турында кисәткән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса