Бөгелмәдә бүгенге көндә 1 141 кеше эш эзли.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Наталья Казанова 2020 елда эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
2020 елда мәшгульлек үзәге 2 558 кешене эшкә урнаштырган, бу, узган ел белән чагыштырганда, 2 тапкыр күбрәк. Хезмәт базарында кыенлыкларга, социаль категорияләргә, инвалидлыкка ия булган кешеләргә аерым игътибар бирелә. 236 өлкән яшьтәге бөгелмәле яңадан белем алган.
Мәшгульлек үзәге алдында торган төп бурычларның берсе – яңа эш урыннары булдыру һәм кече эшмәкәрлек секторына ярдәм итү, үзмәшгульлекне үстерү. Бөгелмәдә 2021 елда 145 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа