20 минут эчендә җирле тәэминатчылардан 400 кг шикәр сатып алганнар.
Бөгелмәнең үзәк мәйданында ял көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Иртәнге сәгать 7дән, сатучылар товарны алып килеп, тезә башлауга ук, халык арасында - ажиотаж. Бөгелмәлеләр җирле җитештерүчеләрдән натураль товарлар сатып алырга килгән.
20 минут эчендә җирле тәэминатчылардан 400 кг шикәр сатып алганнар. Соңгы вакытта иң дефицитлы продуктның бәясе - 60 сум.
Барлык сатучылар да Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән бәяләргә таяндылар. 15 сәүдә ноктасыннан барлыгы 938 мең сумлык продукция сатылган.