Бөгелмәдә беренче гомумшәһәр өмәсе узачак
Бөгелмәлеләрне кар көрәү һәм тирә-юнь территорияләреннән чүп-чар җыештыру эшләренә чыгарга өндиләр.
Татарстан Республикасында 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана.
Бу чорда Бөгелмәдә ишегаллары, парклар һәм скверлар, урам буйларындагы яшел зоналар, светофорлар һәм юл билгеләре, биналар һәм торак йортларның фасадлары, балалар мәйданчыклары тәртипкә китереләчәк.
Инде бу шимбәдә, 3 апрельдә, бөгелмәлеләрне кар көрәү һәм якын-тирә территорияләрдән чүп-чар җыештыру эшләренә чыгарга чакыралар.
Барлыгы, санитар-экологик икеайлык дәвамында, шәһәр һәм районда 8 гомумшәһәр өмәсе оештырылачак. Чараларга санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү, чүп-чар җыю һәм чыгару, коймаларны, бордюрларны буяу, агач һәм куаклар утырту, җәмәгать киңлекләрен тематик бизәү һ. Б. лар керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа