Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Гадәттәгечә, ул Үзәк мәйданның Гашек урамы ягында урнашты. Биредә җирле җитештерүчеләрнең продукциясе тәкъдим ителгән иде, өстәвенә, базар бәяләреннән түбәнрәк.

Бу матур язгы көндә бөгелмәлеләр-не һава торышы гына түгел, ә азык-төлек товарларының күптөрлелеге һәм сатып алу күләме чикләнүләрсез булуы да сөендерде.

Ярминкәдә, Татарстанда оештырылган башкаларындагыча кебек үк, иң кирәкле товар – шикәр. Аның килограммын 60 сумнан сатып алу өчен, күпләр иртәрәк килеп чиратка басканнар. Шимбә көнне, бу татлы ризык 20 минут эчендә сатылып бетте.

Ярминкәдә сәүдә бик кызу барды. Сәүдәгәрләр тәкъдим иткән товарлар барлык бөгелмәлеләргә дә җитәрлек иде. Шуңа күрә бу көнне артык иртә килүчеләр генә түгел, соңрак килгәннәр дә азык-төлекне кирәк хәтле сатып ала алдылар.

– Ярминкәләрне гел көтеп алам, сыйфатлы продукция сатып алу өчен яхшы мөмкинлек. Монда шактый әй-бер арзан, хәзер кибеттәге бәяләр янына якын килерлек түгел бит. Үзем бәрәңге, карабодай, сөт һәм бал алдым", – диде Зинира ханым Авзалова.

Гөлнур Зиннурова Зинира ханым белән риза түгел:

– Минемчә, бәяләр кибетнекеннән бик күпкә аерылмый. Элек ярмин-кәләрдә азык-төлек арзан була торган иде, хәзер монда да бәяләрне күтәргәннәр. Шул сыйфатлы, табигый продукт булганга күрә генә алабыз инде. Ит алдым 400 сумнан, мәтрүшкәнең бер бәйләмен 50 сумга, килограммы 35 сумнан 2 капчык бәрәңге  сатып алдым, – дип үз фикере белән уртаклашты.

Николай Васильевич ярминкәгә гаиләсе белән килгән. Алар фике-ренчә, мондагы продукция сыйфаты ягыннан югары. "Авыл кешесе алдап сатмый, продукциясенә химия һәм зарарлы әйберләр кушмый. Без шәһәрдә яшибез, шуңа күрә азык-төлекне кибетләрдән алырга туры килә. Авылныкына җитәме соң инде? Әле яңа килдек кенә. Көнбагыш мае, карабодай, бәрәңге, ит алырга җыенабыз. Шәһәр кешесе өчен арзан булгач әйбәт инде, җитештерүчеләргә авырга туры киләдер. Күпме хезмәт, көч куеп әзерлисең бит", –  дип сөйләде ул.

Шикәр белән карабодай гына да авыл хуҗалыгы ярминкәсенә 400 һәм 1 000 килограмм күләмен-дә сатылган.

Бу кояшлы шимбәдә бәрәңгене – 35, карабодайны – 80, сыер итен – 400, дуңгыз итен 240 сумга бик теләп сатып алдылар. Алардан тыш сыр, казылык, ит, балык, бал, икмәк, сөт әйберләренә дә ихтыяҗ зур булды.

Бөгелмәдә үткәрелгән беренче язгы ярминкәдә сәүдә иткән 15 ноктада сатылган азык-төлектән кергән керем 938 мең сум тәшкил итте.

Мондый ярминкәләр киләчәктә дә узачак. Шәһәрлеләргә бу кулай бәяләрдән фермер продуктларын сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек. Киләсе ярминкәләр 9 һәм 16 апрельдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса