Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә беренче аеклык дәресләре

Бөгелмәнең “Аек хәрәкәт”е вәкилләре шәһәрдә аеклык темасы буенча лекцияләр оештырды. Әлеге иҗтимагый инициатива шәһәр хакимияте тарафыннан хупланды.

Бөгелмә һөнәри-педагогия көллиятендә - ике лекция (55 кешене сыйдырган), медицина училищесында — бер лекция (70 кешене сыйдырган), КНИТУ филиалында – югары уку йортының 15 активисты өчен лекция, Яшьләр сараенда җәмәгатьчелек вәкилләре (яшьләр, ата-аналар) белән очрашу оештырылды.

Дәресләрне Ростов-на-Дону шәһәреннән (“Аек Дон” иҗтимагый оешмасы) аек карашлар формалаштыру буенча махсус чакырылган белгеч Виктор Пономарев үткәрде.

“Бу проблеманы педагогик ысуллар белән кисәтү, соңыннан наркодиспансерда медицина алымнары белән хәл итүгә караганда, күпкә җиңелрәк”, – дип билгеләп үтте лекцияләрдә катнашкан Әлмәт наркология диспансеры баш табибы урынбасары Марат Галимҗанов. Район Башкарма комитеты вәкиле Илдар Тәхиятуллин чараны оештыручы Андрей Кудряшовка рәхмәт белдерде һәм Бөгелмәдә мәктәп укучылары, студентлар өчен системалы дәресләр үткәрү өчен үзләренең аеклык мөгаллимнәре булыр дигән ышаныч белдерде. 

Бөгелмәнең “Аек хәрәкәт” вәкилләре барлык лекцияләрдә катнашучыларга үзләренең табигый аеклыкларын саклап калуларын теләделәр һәм яшь иҗтимагый оешмага кушылырга чакырдылар – аларны “Аек Бөгелмә” ВКонтакте төркеме аша табарга мөмкин.

 

Тулырак мәгълүматны шушы сылтама аша белә аласыз: http://bugulma-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса