Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә бер тәүлектә – ике корбан

65 яшьлек бөгелмәле түләүсез белдерүләр сайтына ат чанасы сату турында белдерү урнаштыра. 

Беркадәр вакыттан соң алучы табыла, картага акчаны күчерергә әзер икәнен әйтә. Моның өчен ирнең банкомат янына баруын сорый, реквизитларын әйтүне, тагын берничә операция башкарырга кирәклеген әйтә. Ир кеше боларны башкарып чыкканчы, элемтәне өзми, сөйләшүне туктамый дәвам итеп тора “сатып алучы”.    

Телефонның теге башындагы кешегә чын күңелдән ышанган ир кеше күрсәтелгән номерга үзе 8 мең сум акча күчерә. Шуннан соң гына  алданганлыгын аңлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә.    

Шул ук көнне, ә бу 14 гыйнварда булган хәлләр, 45 яшьлек ир кеше дә полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Аңа бер ир шылтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм ирнең банк картасыннан акча урларга маташуларын әйтә. Акчаны саклап калу өчен күрсәтелгән сылтамалар буенча телефонга бер кушымта урнаштырырга кирәклеген әйтә. Барлык сылтамалар буенча “үткәч”, “хезмәткәр” кушымтаның дөрес рәсмиләштерелгәнме икәнен ачыклау өчен кредит алып карырга тәкүдим итә, бу кушымта белән бергә вирус эләкмәгәнме икәнен тикшерү өчен дә кирәк дип аңлата. Бөгелмәле ир кеше, аның бөтен күрсәтмәләрен берсүзсез үти, телефонына килгән парольләрне дә әйтә бара. Бары тик бераздан телефонына кредит рәсмиләштергәне, картада булган 62 мең сум акчасының каядыр күчерелгәне турында хәбәрләр килә башлагач кына ир кеше үзенең шомафилар тозагына капканын аңлый.     

Әлеге фактлар буенча РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 159нчы маддәсе нигезендә (“Мошенниклык”) җинаять эше кузгатылды. Хәзер эзләү-тикшерү эшләре бара.   

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса