Яңалыклар

Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышында катнашучылар буенча мәгълүматлар җыялар

Россия Федерациясе оборона министры тарафыннан Россия Федерациясе Оборона министрлыгының хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркы территориясендә Россия Федерациясе Кораллы көчләренең баш гыйбадәтханәсен төзү турында Карар кабул ителде.

Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышында катнашучыларның сугыш турындагы мозаик картиналарда файдалану һәм «Хәтер юлы» галереясендә терминаллар аша фотосурәтләр карау өчен бердәм базасын җыю, гомумиләштерү һәм булдыру буенча эш алып барыла.

Россия Федерациясе Кораллы көчләренең баш гыйбадәтханәсен ачу 2020 елның 9 Маенда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына планлаштырыла.

Барлык бөгелмәлеләргә – Бөек Ватан сугышында катнашкан сугыш ветераннарының туганнарын һәм якыннарын Бөгелмә шәһәре хәрби комиссариатының 18 нче кабинетына (Гоголь урамы, 54 нче йорт) мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Үзе белән ветеранның фотосурәте (анфас, вертикаль сурәте), ветеранның белешмәләре һәм Бөек Ватан сугышында катнашуын раслаучы документлар (булганда) булырга тиеш.

Белешмәләр өчен телефон: 6-66-38.