Яңалыклар
Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә
Гайнемөхәммәт Вәлиев - шуларның берсе. Дәһшәтле сугыш башланганда аңа 10 яшь була. Ул чактагы авыр еллар бар кешене дә
тигезли. Бала гына булуына карамастан, Гайнемөхәммәт Вагыйз улы колхозда эшли. "Җәй көннәрендә иртә таңнан төнгә кадәр эшли
идек. Урак уру дисеңме, бәрәңге алу дисеңме - һәммәсе безнең җилкәдә булды. Ачлык, ялангачлык......
Гайнемөхәммәт Вәлиев - шуларның берсе. Дәһшәтле сугыш башланганда аңа 10 яшь була. Ул чактагы авыр еллар бар кешене дә
тигезли. Бала гына булуына карамастан, Гайнемөхәммәт Вагыйз улы колхозда эшли. "Җәй көннәрендә иртә таңнан төнгә кадәр эшли
идек. Урак уру дисеңме, бәрәңге алу дисеңме - һәммәсе безнең җилкәдә булды. Ачлык, ялангачлык... Барысын да сөйләп бетереп булмый", - дип, күз яшьләрен сөртә Гайнемөхәммәт ага. Түшенә таккан юбилей медален ул башкалар кебек үк горурланып кабул итте (рәсемдә).
Сугыш ветераны толларына һәм тыл ветераннарына медальләрне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров шәхсән үзе тапшырды. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү өчен үз өлешен керткәннәргә җылы рәхмәт сүзләре әйтте, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Тантана концерт белән аралашып барды, аннары килгән кунакларны чәй өстәле артына чакырдылар.
Альбина Акимова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса