Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә барлык сайлау участоклары да эшли

Бүген, 11 сентябрьдә, безнең муниципаль берәмлектә Татарстан Президентын, шулай ук Бөгелмә һәм Бөгелмә районы Советларына депутатларны вакытыннан алда сайлау башланды.

Җирле халык сәгать 8.00дән тавыш бирә башлады.

Мәсәлән, 1133 нче сайлау участогында бер сәгать эчендә 20дән артык кеше үз гражданлык позициясен белдерде. Бу хакта "Бөгелмә авазы”на сайлау комиссиясе секретаре Оксана Елизарова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, сайлаулар алдыннан барлык сайлаучыларны да йөреп чыкканнар.

Кайбер бөгелмәлеләр өйдә тавыш бирергә теләк белдергән. Алар янына белгечләр бюллетеньнәр өчен күчмә тартма белән барачак.

Участок сайлау комиссиясендә сайлау барышында коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауның барлык чаралары да үтәлә.

Руслан Вилданов

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса