Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә "Бар шундый һөнəр" бәйгесе узды

13 февраль көнне Бөгелмə шəһəренең Икътисад, идарə һəм хокук институты бинасында шигырь укучылар бəйгесе үткəрелде. Бу конкурсны Казан шəһəре "Социаль-гуманитар белем бирү үзəге" оештырган иде. Анда шəһəребезнең сəлəтле балалары чыгыш ясадылар. Безнең 14 нче прогимназиядə тəрбиялəнүче мəктəпкəчə яшьтəге балалар төрле авторларның "Бар шундый һөнəр" дигəн конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар....

13 февраль көнне Бөгелмə шəһəренең Икътисад, идарə һəм хокук институты бинасында шигырь укучылар бəйгесе үткəрелде. Бу конкурсны Казан шəһəре "Социаль-гуманитар белем бирү үзəге" оештырган иде. Анда шəһəребезнең сəлəтле балалары чыгыш ясадылар. Безнең 14 нче прогимназиядə тəрбиялəнүче мəктəпкəчə яшьтəге балалар төрле авторларның "Бар шундый һөнəр" дигəн конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Шигырь укучылар арасында татар телендə сөйлəүчелəр дə булды. Алар - Сафия Кузяева (5 яшь) һəм Роберт Федотов (7 яшь). Бу балалар - катнаш гаилəлəрдəн. Роберт чыгышы өчен Əхмəт Ерикəйнең "Минем əти - төзүче" дигəн шигырен сайлаган иде, чөнки аның бабасы "Атказанган төзүче" исеменə лаек булган кеше. Сафиянең əнисе бик оста тегүче, шуңа күрə ул күркəм итеп Əнəс Кариның "Минем əнием тегүче" шигырен укыды. Əлеге балаларга "Җиңүче" Дипломы тапшырылды.
Ф. МИФТАХОВА, Ə. СƏХИБГƏРƏЕВА,
14 нче прогимназиянең
татар теленə өйрəтүче тəрбиячелəре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса