Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә балигъ булмаган велосипедчыны бәрдерделәр

Зыян күргән кеше Бөгелмә РҮХнә хастаханәгә урнаштырылды.

Бөгелмәдә балигъ булмаган велосипедчыны бәрдерделәр, дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гөлнара Гыйбадуллина.

Кичә, 27 апрельдә, 13.20 сәгатьтә, Бөгелмә шәһәре, Тухачевский урамы, 4 нче йорт каршында, башлангыч мәгълүматларга караганда, Ниссан Террано автомашинасы йөртүчесе, Ягофаров урамы ягыннан 14 һәлак булган урамына таба хәрәкәт итеп, якындагы территориядән юлга чыккан балигъ булмаган велосипедчыны бәрдергән.

ЮТҺ нәтиҗәсендә 16 яшьлек яшүсмер тән җәрәхәтләре ала һәм Бөгелмә РҮХнә озатыла.

Әлеге факт буенча административ тикшерү кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса