Бөгелмәдә балалар янгын сүндерүче һөнәре белән танышалар
Тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү машиналарын һәм җайланмаларын кызыксынып карадылар, сораулар бирделәр.
Бөгелмәнең «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче эш кысаларында янгын сүндерү бүлегенә экскурсия уздырылган.
Чара бик мавыктыргыч булды. Тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү машиналарын һәм җайланмаларын кызыксынып карадылар, сораулар бирделәр. Ә иң шаккаттыргычы янгын сүндерүчедән өченче катка менү буенча мастер-класс булды, аннан соң һәр яшүсмер булачак һөнәренә шикләнмәде инде.
Мондый экскурсияләр һөнәри юнәлеш бирү характерына ия, алар балаларга үзләренең тормыш кыйммәтләрен билгеләргә ярдәм итә.
Альбина Иркагалиева, педагог-психолог
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа