Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә балалар поликлиникасын һәм стоматологияне ремонтлаячаклар

Октябрь ур., 20 адресы буенча урнашкан балалар поликлиникасының филиалында ремонт эшләре башлану сәбәпле, участок педиатрларын кабул итү Ленин ур., 88 адресы буенча урнашкан балалар поликлиникасы бинасында үткәрелә.

Бөгелмәдә район үзәк хастаханәсе бинасының өч катлы өлешендә ремонт башланды, анда стоматология бүлеге һәм балалар поликлиникасы филиалы урнашкан. Төзүчеләр бинаның фасадын, инженерлык коммуникацияләрен алмаштырачаклар, шулай ук 73 млн.сумлык башка гомумтөзелеш эшләрен башкарачаклар. Бу хакта «Татар-информ» МА Бөгелмә районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Ремонтны 2021 елның октябренең икенче яртысында тәмамлау планлаштырыла", - дип төгәлләштерде чыганак.

Бөгелмә үзәк район хастаханәсе поликлиникасы бинасында ремонт эшләре Татарстанның сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ программасын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

"Октябрьская ур., 20 адресы буенча урнашкан балалар поликлиникасы филиалында ремонт эшләре башлану сәбәпле, участок педиатрларын 2021 елның 30 мартыннан башлап Ленин ур., 88 адресы буенча урнашкан балалар поликлиникасы бинасында кабул итү үткәреләчәк", — дип төгәлләштерделәр Бөгелмә РҮХдә.

Поликлиника үз эшчәнлеген 1977 елның 5 декабрендә башлады. Аның составына балалар поликлиникасының филиалы, хатын-кызлар консультациясе, стоматология, яшьләргә дустанә клиника, кризис йөклелек Кабинеты, сәламәтлек үзәге керә. Ике сменада эшләп, поликлиниканың хезмәткәрләре уртача 1400 кешегә хезмәт күрсәтә.

2011 елдан 2013 елга кадәр поликлиникада «Татнефть»ГАҖ хәйрия чаралары хисабына берничә катка һәм түбәгә капиталь ремонт ясалды. 2018 елда, ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, шәһәр поликлиникасы бинасына капиталь ремонт ясалган, ул ТР сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса