Бөгелмәдә «Балалар илне сүрәтли " конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр
Конкурска Яшь бөгелмәлеләрдән барлыгы 80 эш тәкъдим ителде.
Инде 15 нче тапкыр «Балалар илне сүрәтли»региональ конкурсында катнашучыларны бүләкләү булды.
Конкурсны оештыручылар-«Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан» Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе («Россия-1», «Россия-24» телеканаллары), Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать дәүләт музее.
Катнашучылар арасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең өлкән төркемнәре һәм 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары бар иде.
Конкурска Яшь бөгелмәлеләрдән барлыгы 80 эш тәкъдим ителде. Аларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа